Кадерле дуслар! — 25 августа 2026 г. в 10:23:01.151
Кадерле дуслар! Сезне 27 августта "Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт" музыкаль драмасына көтеп калабыз. Авторы һәм режиссёры - Илгиз Зәйниев. Дорогие зрители! 27 августа приглашаем вас на музыкальную драму "Джаудат и Зубаржат". Автор и режиссер Ильгиз Зайниев. Купить билет Делимся с вами мнениями критиков: "Спектакль дәвамында Илгиз Зәйниев дөнья классикасындагы бик күп билгеле әсәрләргә сәлам биргән һәм күз кыскан. «Шекспирның «Ромео һәм Джульетта» пьесасындагы атаклы балкон сәхнәсе татар спектакле сюжетына нечкә ирония белән шулкадәр матур кереп утырган. Икенче бүлектә Җәүдәтебез Ромеодан Квазимодога әверелде. Монысы Виктор Гюгоның «Собор Парижской Богоматери» романы инде», – дип язган булганмын, әлеге пьесаны һәвәскәр яшьләр уенында карагач. Җәүдәт ролен башкарган Алмаз Борһановның көчле тавышлы җырын да ишеткәч, «Призрак оперы» әсәре элементлары да искә төште. Әлбәттә, Достоевскийның «Игрок» романы да". Рузилә Мөхәммәтова, "Интертат" "В целом образ Джаудата — это большая удача, которую все еще надо докручивать, ведь это не просто одномерный хороший герой, апологет прогресса, а человек с червоточиной, со страстями. Думаешь — а какое будущее было бы уготовано фотографу-картежнику в дореволюционной Татарской слободе?". Радиф Кашапов, "Реальное время" "Премьерадан тамашачылар төрле уйлар белән чыкты. Кемнеңдер техник мөмкинлекләрдән һушы китсә, икенчеләре артистларның моңлы тавышына мөкиббән булуын сөйли. Өченче төркем спектакльнең сюжетыннан, аның кульминациясеннән аптырап калган". Энҗе Шәйхетдинова, "Ватаным Татарстан" "Спектакль, безусловно, красив: музыка Эльмира Низамова, выразительные декорации, символичные образы луны — всё это создаёт сильное эстетическое впечатление". Телеграм-канал "Иптәшләр Татарлар"

