✨Театр кибете ачылышы — 16 сентября 2026 г. в 10:14:23.065
✨Театр кибете ачылышы Кичә, Кәрим Тинчуринның туган көнендә, Камал театрының "КАМАЛДАН" кибете ачылды. Кибетнең беренче коллекциясе татар театрының визит карточкасына әверелгән легендар "Зәңгәр шәл" спектакленә багышланды. Кибетнең ачылышы һәм яңа коллекцияне тәкъдим итү мәгънәви даталарны үз эченә берләштерә: быел легендар спектакль "Зәңгәр шәл"нең сәхнәгә чыгуына 100 ел һәм аның авторы, драматург Кәрим Тинчуринның тууына 139 ел. ✔️Сатуга чыккан коллекциядә чәй, чынаяклар, значоклар, открыткалар, футболкалар, су шешәләре, шоперлар, брелок һәм яулыклар бар. Кибеттә шулай ук Татарстан китап нәшрияты һәм Камал театры тарафыннан нәшер ителгән китаплар зур урын алып тора. Хәзер театрның үзеннән турыдан-туры открытка җибәрү мөмкинлеге дә барлыкка килде. Бу проект "Россия почтасы" белән берлектә тормышка ашырылды. Аның өчен нибары "КАМАЛДАН" кибетеннән открытка алырга һәм, марка беркетеп, шунда ук почта тартмасына салырга кирәк. 📎Ачылыш тантанасында “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, "Яңа Гасыр" (ТНВ) телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов, Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Рөстәм Галиуллин һәм Камал театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев чыгыш ясады.