💫Ул инде театр дигән серле һәм бай дөньяда үзенең лаеклы урынын булдырган, үз һөнәрене... — 16 сентября 2026 г. в 08:07:20.369
💫Ул инде театр дигән серле һәм бай дөньяда үзенең лаеклы урынын булдырган, үз һөнәренең корифеена әйләнгән актер. Алмаз Гәрәев диюгә һәркем сүзнең кем турында баруын белә, аның рольләре дә берсе артыннан берсе күңел дәфтәрендә яңара. Табигый, беркемне дә кабатламас талант иясе, исеме җисеменә тиң Алмаз Әлфир улы бүген гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Без аңа булган бәхетенең һәр ягы түгәрәк булуын, иҗатының саекмавын, рольләр байлыгын һәм иҗат казанының гөрләп торуын телибез. Тамашачың мәхәббәте сине канатлы итсен, сәхнәдәге һәр ролең алкышларга күмсен!