✨Камал театры Беларусь Республикасында Халыкара фестивальдә катнаша
✨Камал театры Беларусь Республикасында Халыкара фестивальдә катнаша 13 сентябрьдә Камал театры Брест шәһәрендә үтәчәк "Белая Вежа" XXX Халыкара театр фестивалендә катнаша. Брест Академия Драма Театры сәхнәсендә камаллылар Фәрит Бикчәнтәев куелышында "Күңелем кукурузы" спектаклен уйный. 🤩Фестивальдә 11 илдән килгән 31 спектакль катнаша. Алар арасында Әзербайҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Болгария, Грузия, Казахстан, Кытай, Кыргызстан, Монголия, Россия һәм Үзбәкстаннан театрлар бар. ✔️Хәтерләсәгез, "Күңелем кукурузы" спектакле Венгриядә узган MITEM Халыкара фестивалендә катнашкан иде инде. ➖➖➖➖ ✨Театр Камала примет участие в Международном фестивале в Беларуси 13 сентября театр Камала примет участие в XXX Международном театральном фестивале "Белая Вежа" в г.Брест. На сцене Брестского Академического театра драмы камаловцы сыграют спектакль "Кукуруза души моей" в постановке Фарида Бикчантаева. 🤩Всего в афише фестиваля 31 спектакль из 11 стран мира: Азербайджана, Армении, Беларуси, Болгарии, Грузии, Казахстана, Китая, Кыргызстана, Монголии, России, Узбекистана. ✔️Напомним, что ранее постановка "Кукуруза души моей" принимала участие в Международном фестивале MITEM в Венгрии.