Бүген үзенең туган көнен бик күпләрнең кумиры, талантлы актриса, Татарстанның халык арт...
Бүген үзенең туган көнен бик күпләрнең кумиры, талантлы актриса, Татарстанның халык артисткасы Илсөя Төхвәтуллина билгеләп үтә. Илсөя Җиһангир кызы дистәләгән рольләре аша тамашачы күңелен яулаган, актерлык һөнәренең бөтен нечкәлекләрен белгән, иҗаты белән театр дөньясында үзенең лаеклы урынын булдырган шәхес. Театр коллективы һәм меңләгән тамашачы исеменнән без аңа гомер бәйрәмендә ныклы сәламәтлек, яңа иҗади казанышлар һәм күңел көрлеге теләп калабыз! Гаиләгез бөтен, күңел күгегез гел кояшлы булсын!🌸