💫8 октябрь көнне шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановны искә алу кичәсенә чакырабыз — 1 октября 2026 г. в 15:00:07.151
💫8 октябрь көнне шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановны искә алу кичәсенә чакырабыз 8 октябрьдә шигърият яратучыларны театрыбызның Универсаль залында узачак әдәби кичә-спектакльгә чакырабыз. Бу кичтә бергәләшеп танылган әдип, татарның күренекле шагыйре Рәшит Әхмәтҗановның иҗатын искә алырбыз. Камал театры актерлары башкаруында аның шигырьләрен һәм җырларын ишетербез. Әдипнең тууына 85 ел тулу уңаеннан оештырылган кичәдә "Ялкын" кавер төркеме дә чыгыш ясаячак. Кичәнең режиссеры - Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Радик Бариев; Сценарий авторы - шагыйрә, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Лилия Гыйбадуллина. 💫8 октября приглашаем на вечер памяти, посвященный 85-летию Рашита Ахметзянова 8 октября в Универсальном зале пройдет литературный вечер-спектакль, посвященный 85-летию выдающегося татарского поэта Рашита Ахметзянова. В этот день камаловские актеры прочтут стихи и исполнят музыкальные номера. В программе вечера также кавер-группа "Ялкын". Режиссер вечера народный артист РТ, лауреат премии им. Г.Тукая Радик Бариев, автор сценария лауреат премии им.Г.Тукая Лилия Гибадуллина. 🔗Купить билет