😍"Күпер" спектакле репетицияләре — 1 октября 2026 г. в 13:14:12.229
😍"Күпер" спектакле репетицияләре Театрда Фәрит Бикчәнтәев куелышындагы "Күпер" спектакле репетицияләре дәвам итә. ✔️Премьера Зур залда 6,7 һәм 8 ноябрь көннәрендә була. 2002 елдан башлап Камал театрының инде үзе бер тарихка әйләнгән традициясе бар: ел да 7 ноябрьдә татар халкының күренекле шәхесе, татар театрының легендар режиссеры Марсель Сәлимҗановның туган көнендә тамашачыга өр-яңа премьера тәкъдим ителә. Быел да Марсель аганың истәлегенә сәхнәгә яңа дебют пьеса – Раил Сафинның “Күпер” спектакле чыга. ✔️“Күпер” пьесасы 2026 елда театрда узган “Яңа татар пьесасы” драматургия лабораториясе кысаларында язылган әсәр. “Күпер”дә вакыйгалар узган гасырның 80 нче елларында, ТАССРның бер районында, елга буенда качып диярлек утырган кечкенә бер авылда бара. Авыл халкы аерым утрау булып яшәвенә күнеккән, үзенең салмак тормыш рәвеше белән яшәп ята – “зур дөнья” яңалыкларын эшен җаваплы башкаручы, ярдәмчел почтальон алып килгән газеталар аша гына укып белә. Шулай бервакыт авылга 100 яшьлек әбине юбилее белән котлау өчен рәсми делегация килеп төшә. Әмма юбилей (кемгәдер - көтелмәгән, ә кем өчендер – котылгысыз) суд тикшерүенә әверелә. Барысына да сәбәпче – авылдагы яңа күпер... 🎫 билет алу