💐Театрыбызга балкып килеп кергән яшь, талантлы актрисабыз – Азалия Азат кызы Гайсина б...
💐Театрыбызга балкып килеп кергән яшь, талантлы актрисабыз – Азалия Азат кызы Гайсина бүген үзенең гомер бәйрәмен – туган көнен бәйрәм итә. Кадерле Азалия! Кыска вакыт аралыгында тамашачы мәхәббәтен яулап өлгерү артист өчен зур бәхет – сине инде күпләр танып белә. Киләчәктә рольләреңнең артып торуын, һөнәри осталыгыңның офыклары киң, тормышыңда матур мизгелләрнең күп булуын телибез. Янып-яшьнәп эшләргә, яратып һәм яратылып яшәргә язсын! Туган көнең котлы булсын!