#КадерлеФото
#КадерлеФото «Наил абый Әюпов киң диапазонлы, моңлы тавышка ия, беркем белән дә чагыштырып булмый торган, кабатланмас шәхес иде! Мине Наил абый белән сәхнәдә бергә озак еллар уйнаган "Зәңгәр шәл" спектакле якынайтты. Ул һәрвакыт кайгыртучан, игътибарлы булды. Мине үз канаты астына алгандай, һәрвакыт кызыксынып торды. Бигрәк тә "Зәңгәр шәл" көнне. Һәр спектакль алдыннан гримерка бүлмәсенең ишеген шакып: апаем (яратып шулай дәште), чәй эчмисеңме, тәмле чәем бар, диеп тәкъдим итәр, барысы да әйбәтме, диеп хәл-әхвәл сорашыр иде. Олы йөрәкле кеше иде Наил абый!..» 📷 Фото Югары Ослан районы Кызыл Байрак авылында үткән «Сәйдәшстан» музыка фестиваленнән. Илсөя Төхвәтуллина