✨ Сезне Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы, легендар Сәвия Сираева белән очрашуга ... — 15 июня 2026 г. в 12:15:30.019
✨ Сезне Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы, легендар Сәвия Сираева белән очрашуга чакырабыз! Бу кичтә сез актрисаның тормышындагы иң мөһим мизгелләренең шаһиты була аласыз. Аның сугыш афәте кагылган балачагы, үз юлын табуы, иҗат биеклегенә күтәрелүе, шатлык-кайгылар аша узуы — барысы да күз алдыгыздан үтәр. Сәвия Сираеваның күңел түреннән чыккан хәтирәләре театр артистларының җырлары һәм спектакльләрдән өзекләр белән үрелеп, тамашачы күңелендә тирән эз калдырырлык сәнгать әсәренә әвереләчәк. 📅 22 июньдә 19:00 сәгатьтә Кече залда. 🎫 Билетларны театрның рәсми сайтыннан www.teаtrnur.ru һәм кассадан: 248-95-33 сатып алырга мөмкин. Рәхим итегез!

