✨ «Нур» театры «Айгөл иле» шәһәр бәйрәмендә катнашты. — 11 июня 2026 г. в 10:25:24.384
✨ «Нур» театры «Айгөл иле» шәһәр бәйрәмендә катнашты. Уфада икенче тапкыр Башкортстанның бөек халык шагыйре Мостай Кәрим иҗатына багышланган «Айгөл иле» исемле искиткеч шәһәр бәйрәме узды. Чара Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә һәм Мостай Кәрим фонды тарафыннан оештырылды. Безнең театр әлеге чарада зур горурлык белән катнашты. Актриса Илгизә Муллабаева М. Кәрим әсәре буенча куелган шул исемдәге спектакльдән Айгөл монологын укыды, ә Башкортстанның атказанган артисты Айгөл Габдуллина хөрмәтле кунак сыйфатында «Әнием кочагы» җырын башкарды. Оештыручыларга матур бәйрәм һәм бөек шагыйрь мирасына кагылу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәбез! 🙏

