✨ Бүген театр сәнгатенә тугрылыгы һәм педагогик таланты белән дан казанган, сәхнәбезнең... — 9 июня 2026 г. в 07:19:23.952
✨ Бүген театр сәнгатенә тугрылыгы һәм педагогик таланты белән дан казанган, сәхнәбезнең киләчәгенә бәяләп бетергесез өлеш керткән хөрмәтле Фәрдүнә Касыймованың туган көне. Фәрдүнә Касыйм кызы, бай белемнәрен тапшырып кына калмыйча, укучыларының, ә алар арасында «Нур» театрының сәләтле актерлары да бихисап, йөрәкләрендә һөнәргә мәхәббәт чаткысы кабызган, аларны сәхнә осталыгының тирәнлеген аңларга һәм тамашачыны югары мәдәният белән таныштырырга өйрәткән оста. Фәрдүнә Касыйм кызы! Уфа «Нур» татар дәүләт театры коллективы Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлый! Бу истәлекле көндә сезгә бетмәс-төкәнмәс илһам, иҗади энергия, талантлы һәм рәхмәтле тәрбияләнүчеләр телибез! Тормышыгыз чиксез шәхси бәхет белән тулы булсын. Сезгә ныклы сәламәтлек һәм иминлек телибез! 💐

