💫 22 июньдә театрның Кече залында легендар актриса, Россиянең атказанган, Башкортстанн... — 25 июня 2026 г. в 12:19:43.650
💫 22 июньдә театрның Кече залында легендар актриса, Россиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Сәвия Сираеваның “Олы юлның тузаны” дип аталган хатирәләр кичәсе узды. Кичә дәвамында актриса тормышындагы иң мөһим мизгелләр барланды. Аның сугыш афәте кагылган балачагы, үз юлын табуы, иҗат биеклегенә күтәрелүе, шатлык-кайгылар аша узуы — барысы да тамашачының күз алдыннан узды. Сәвия Сираеваның күңел түреннән чыккан хатирәләре театр артистларының җырлары, оркестр башкаруындагы тере музыка һәм спектакльләрдән өзекләр белән үрелеп, тамашачы күңелендә тирән эз калдырырлык сәнгать әсәренә әверелде. 🎶 🗣️ Кичәне Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлнур Заһидуллина (проект авторы) һәм Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Айнур Баянов алып бардылар. Тамаша ахырында Сәвия Гимадлислам кызын якташлары сәламләде, ә рәхмәтле тамашачылар алкышларга күмде.

