🎭 Актерлар йортында яңа иҗат мизгеле ачылды!
🎭 Актерлар йортында яңа иҗат мизгеле ачылды! 2 ноябрьдә Б. Йосыпова исемендәге Актерлар йортында яңа театр сезонының тантаналы ачылышы булды. Бу чара артистларны, режиссерларны, сәхнә ветераннарын һәм тугры тамашачыларны берләштерде. «Нур» театры артистлары зур концерт программасы кысаларында чагу һәм истәлекле иҗади номерлары белән чыгыш ясадылар. 🤝 Тантана барышында безнең театр коллективы Башкортстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге тарафыннан Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Коллективка яңа театр сезонында бетмәс-төкәнмәс илһам, матур премьералар һәм рәхмәтле тамашачы белән тулы заллар теләделәр. Шулай ук Башкортстан театр сәнгате хакына алга таба да нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өметле планнар корылды. Алда — яңа спектакльләр, премьералар һәм очрашулар. Яңа театр сезоны белән! 🌟