Ямьле язлар килде туган якка, — 15 мая 2026 г. в 09:25:39.998
Ямьле язлар килде туган якка, Ди әнием, кайтып күргән юк. Яткан жирем салкын, суык. Ябынырга жылы юрган юк. Алмагачлар ак чәчәктә утыра, Сирень исе - һушың китәрлек. Ихатага шомырт исе тулган, Их, иснәргә иде онотылып. Кыр казлары тагын очып кайткан, Офыкларны гизеп, сагынып. Эх, очарга иде туган якка, Кыр казлары кебек талпынып. Автор: Ибрагимова Зила Вазифовна

