🙏Бөек Ватан сугышы вакытында казылган - Казан каймасына багышланган документаль фильм ... — 22 июня 2026 г. в 13:22:27.645
🙏Бөек Ватан сугышы вакытында казылган - Казан каймасына багышланган документаль фильм дөнья күрде. ТНВ каналы төшергән “Ров” картинасын бүген 17:00 сәгатьтә ОТР телеканалында күрсәтәчәкләр. Аның режиссеры безнең хезмәттәшебез - Ринат Юзаев. Тарихка кереп калган, 331 чакрымга сузылган окопны, нигездә, 14-15 яшьлек кызлар һәм хатыннар казый. Аларга 40 градуслы салкыннарда эшләргә туры килә. Күбесе шунда сәламәтлеген югалта.

