😳Салкын июнь: Татарстанга чын җәй кайчан килер? — 29 июня 2026 г. в 09:01:10.057
😳Салкын июнь: Татарстанга чын җәй кайчан килер? Җәйнең беренче ае ахырына якынлаша, әмма җылы көннәр әле булмады диярлек. Синоптиклар ял көннәренә кабат күңелсез фараз җиткерде. Температура тагын да төшәчәк, ә яңгырлар туктамый. Якшәмбе төнлә һава плюс сигез градуска кадәр суыначак. Көндез 18 тирәсе генә була. Туктамаган явым-төшем авыл җирендә печән һәм терлек азыгы әзерләргә комачаулый, ә шәһәр эшмәкәрләре сезонлы кәсепләреннән табышын югалта. Салкын июньне эссе июль алыштырырмы? Моны Нәфисә Минәҗеваның белеп кайтты.

