Киеп йөрмә, иске халатыңны — 2 февраля 2026 г. в 00:37:11.016
Киеп йөрмә, иске халатыңны Бик яратып, озак кисәң дә. "Кеше янга чыкмыйм, өйдә генә Ярамаган тагын",-дисәң дә. Көзге яннан үтмә шыпырт кына Күз салырга куркып үзеңә. Аяк-кулың эшли, күзең күрә Бәхет кунсын нурлы йөзеңә! Матур туфли киеп, урам буйлап Горур басып атла, оялма, "Килешми бит, сиңа",-дисәләр дә Күңелеңә ,син, авыр алма! Бер кечкенә генә уңышка да Сөенергә өйрән от души. Соклансыннар, көнләшсеннәр карап: "Вәт, ичмасам, бу рәхәт яши"! Дөньяларда яшәү-безнең өчен Аллаһыдан булган зур бүләк. Кадерен белеп яшик, үзебезчә, Йөзгә чаклы типче, әй йөрәк!!! Миләүшә

