әтиләрен “талый” иделәр. Ә Зинирасы бер күренгән икән бит әле авылда. Үзе генә, балалар... — 1 февраля 2026 г. в 21:37:53.591
әтиләрен “талый” иделәр. Ә Зинирасы бер күренгән икән бит әле авылда. Үзе генә, балаларыннан башка. Апасының бәрәңге бакчасында көн озын эшләгәндәй итте. Абыебызның йөрәген яндырырга кайткандыр дидек. Сөйләшергә, аралашырга гына теләмәде. Сөйгәнен шул күрүеннән соң Нәфис абый бөтенләй түземлеген җуйды. Ул әллә нәрсә эшләде...Бер ноктага карый иде дә, утыра иде. Бу чорда колхозлар таралды. Я бер фермерга барып эшләп карады ул, я икенчесенә. Ләкин мондый эшкә күнекмәгәнлек күпләрне какшатты ул чорда. Халык әллә ничек тотрыклыгын югалтты, киләчәккә ышанмый башлады. Нәфис абый да шулай булгандыр. Абыйлары үзләре яшәгән шәһәрләренә алып китеп, табибларга күрсәтеп карадылар. Анык кына диагноз куючы табылмады. Күрәсең, күп еллар кичергән депрессияләр нерв системасын ару гына таркаткандыр. Авыруы турында ишеткәч, кызы, кияве белән кайтып урады. Ләкин Нәфис абыебызның моңа сөенерлек хәле дә, көче дә калмаган иде инде. Үтенеп-үтенеп кызын әтиләрен алып китәргә өндәдек. “Безгә нигә кирәк соң ул?” – дигән җавапны ярый әле ата кеше ишетмәде, белмәде. Туганнары гел чиратлап искә алып, өенә барып йөрделәр. Әнисе бу чакта гүр иясе булган иде инде. Бер иртәдә барып керсәләр... Нәфиснең гәүдәсе үз өенең уртасында асылынып тора ди. Бахыр, шунда гына мәңгегә газапларыннан котылды ул. Балаларына, Зинирасына телеграмма салдык, берсе генә дә Нәфис абыйны күмәргә кайтуны кирәк дип тапмады. Нәфис абыйга үлгәндә бары тик 57 генә яшь иде... Эшчән, аракыны авызына да алмаган ир кеше ник шундый хәлгә тарыды дип бөтен авыл аптырашта калды. Аны һәрчак кызганып йөргән туганнан-туган абыйсы озак та тормый, инфаркт булып, бакыйлыкка күчте. Яраткан иреннән башка бер генә көнен дә күз алдына китермәгән Оркыя җиңгәбез үзенә-үзе кул салды. Аның кызы бер айдан бәби алып кайтты. Әти-әнисе беренче онык туу шатлыгын да татый алмады... Әңгәмәдәшемне туганнары язмышы чынлап та озак еллар борчып торганын аңладым. Ул боларны әрнеп, бер тында сөйләп бирде. Кызганыч, тормышта бит еш кына шулай: якыннарың өчен җаныңны атасың, шулай да ничек кенә тырышсаң да, аларга ярдәм итә алмыйсың. Шуңа да бит ул һәркемнең “шәхси тормышы” дип атала. Аны бит беркем дә, хәтта Адәм баласы кайчак үзе дә үзгәртә алмый. Гомерлек сайланган ярлар да, күңелдә генә булса да, яныңда мәңгегә синең белән кала. Әлфия Шәйхлисламова.

