"Улымны беркем белән дә бүлешә алмадым": үкенечле язмыш — 11 марта 2026 г. в 22:54:01.386
"Улымны беркем белән дә бүлешә алмадым": үкенечле язмыш Роза 18 яшендә кияүгә чыкты. Өч ир бала үстергән гаиләгә беренче кыз булып килеп керде ул. Яратып кабул иттеләр, әллә ни кимчелекләрен дә күрмәделәр аның. Икенче ир балалары гаиләле булганчы төп йортта тордылар. Аннан үзләренә фатир алып аерылып чыктылар. Анда да озак килмичә тормадылар. Яллар да ир ягында узды. Мунчага керергә дә килделәр. Балалар да биредә үсте. Розаның үз авылы ерактарак булгач, анда сирәгрәк кайткаладылар. Ачык йөз күрсәтеп торгач, ир ягын да үз өе кебек күрде. Кайчан теләсә килеп керде, чәен дә ясап эчте, күчтәнәчен дә төяп җибәрделәр. Каенанасы Асылҗиһан дөнья бәясе кеше иде. Киленнәрнең берсеннән-берсен аермады, сүз белән болганмады, аларны яманлап улларына да ярты сүз дә әйтмәде, урамга да гайбәт сүзләр чыкмады. Асылҗиһан белән Ринатның балалары бар эшкә дә өйрәнеп үскәннәр. Әти-әниләре яннарыннан чыгарып җибәргәндә тормышта югалып калмаячакларын беләләр иде. Шуңа да күңелләре тыныч булды. Гаиләдә кыз балалар булмагач, хатын-кыз эше дә, ир-егетләр эше дә аларга йөкләнде. Асылҗиһан үзе хастаханәдә шәфкать туташы булып эшләде. Тәүлек буе эшләргә дә тыныч күңел белән барды. Иренең ышанычлы, балаларының тырыш булуы хакында хезмәттәшләренә дә яратып сөйләде. Изге күңелле, сабыр хуҗа һәм хуҗабикәнең картлыгы да тыныч һәм хасиятле узды. Алтын гомер көзләрен үзләренең күңел сафлыклары белән якынайтты алар. Беркем белән ызгышка кермәделәр, берәүгә дә начарлык теләмәделәр. Балалары, онык, оныкчыклары белән тату гаилә булып яшәп, барысына да матур үрнәк күрсәттеләр. Роза да эшендә дә, өендә дә кыенлык күрмәде. Җиңел генә йорт салып чыктылар. Рәшите алтын куллы булгач, әллә ни чыгымнар да булмады кебек. Эше дә өеннән әллә ни ерак түгел. Балалар авырган чакта булышыр кешеләре гел янында иде. Артык мактанмый һәм зарланмый гына килер көннәрен ваклады. Балалар үсеп җиткәнне улы өйләнәсен хәбәр иткәч кенә аңлады ул. Рәис: – Әни, булачак киленең белән танышыр вакыт җитте. Кайчан алып кайтыйм? – диюгә, күңелен көнләшү уты көйдереп узды. – Кем ул? Кая таныштың? Күпме аралаштың әле? Безнең йортка килен булып төшәрлек кешеме? Бер-бер артлы яуган сорауларга Рәис тыныч кына җавап бирде. – Төзелеш-архитектура институтында биш ел бергә укыдык. Соңгы курсларда гына дуслашып киттек тә, бергә эшкә урнаштык. Ләкин кызлар өчен төзелеш объектларында эшләү бик җиңел булмады. Бүген ул үзәк бинада кадрлар белән эшли. Бер-беребезне күптән беләбез. Торак мәсьәләсен дә җайга салыр вакыт җиткәч, бергә кушылырга уйладык, – диде улы. Әнисе өчен шатлыклы хәбәр түгеллеге йөзенә чыкты. Сораулар тагын да күбәйде. – Белмим, иртәрәк түгелме? Торыр урының да булмаган килеш. Әтиең нәрсә әйтер бит әле, – дип куйды. Әлегә кадәр гаиләләрендә беркайчан каршылыклар чыкмады. Рәис тә тыныч күңел белән кайткан, үскәндәге кебек бар да елмаеп-көлеп кенә узып китәр дип уйлаган иде. Әнисенең мөнәсәбәтеннән аптырап калды ул. «Кәефе юк чакка туры килдем бугай», – дип тынычланырга теләп, башка бу турыда сүз кузгатмады. «Калага киткәч, атна азагында бәлешеңне салып килен каршы ал, әни, дигән шаяртулар белән шалтыратырмын әле», – дип уйлады. Әнисенең күңелендә нинди көнләшү барлыкка килүен, тәртипле, акыллы, укымышлы улын беркем белән дә бүлешәсе килмәү хисе уянуын ул аңламый иде әле. Бер тапкыр да күрмәгән кыз Роза өчен дошманга әйләнде дә куйды. Дөрес эшләмәвен аңласа да, үзен кулга ала алмады. Рәшиткә сөйли алмаган йөрәк ярсуларын кызы Рәисә белән бүлеште. Кызның исә булачак киленне күргәне бар иде. Абыйсының туган көнендә дә бергә утырдылар. Вакыты булганда абыйсы янына кунакка да кереп чыккалый. Әйбәт кыз буларак белсә дә, әнисенә каршы чыга алмады ул. Аны тыңлый-тыңлый, Саниянең әллә нинди кимчелекле яклары күз алдына килә башлады. «Кем булса да ошамаячак», – дип уйлаган чаклары булса да, әнисенең яратмавын начарга юрап, Саниянең йөзенә күтәрелеп карамаска өйрәнде. Яшьләрне аеру хәленнән килмәде Розаның. Әтиләре дә гел яклап торды.

