– Ни булды? – билгесезлектән ачыргаланган Алсу күз яшьләренә ирек бирде. – Илнур белән ... — 3 марта 2026 г. в 14:46:11.131
– Ни булды? – билгесезлектән ачыргаланган Алсу күз яшьләренә ирек бирде. – Илнур белән барысы да әйбәтме? Замир кая?? – И-и-и.. Алсу!… – Гөлнур хатынны иңеннән кочып алды. – Илнур… күрше малае белән су буена төшеп… Замир… – Сабыр бул, балам, – дип сүзгә кушылды Маһинур карчык, Гөлнурның ни булганын аңлата алмаячагын күреп. – Безнең Замир – коткаручы! Илнур йөзәргә өйрәнәм дип суга баткан. Замир исә кычкырган тавышны ишетеп, чишенеп тә тормыйча энекәшен коткарырга сикергән. Үзе исә… – Кая ул, әни?! – Нигә дәшмисез? Улы-ы-ым!.. – Замирны авыл ирләре алып чыкты. Тик ул аңсыз иде. Бүльнискә озаттык, кызым. Хәзер барысы да Алла кулында… – Улы-ы-ым!.. Никләр генә шулай килеп чыкты соң? Никләр генә иртәрәк юлга кузгалмадым?! – Алсуның ыңгырашуын күреп торган халык аһылдап куйды. Хастаханәдә исә аның күңелен юатырлык сүз әйтүче булмады. – Малай ясалма сулыш алу аппараты белән сулый. Йөрәге тибә. Тик… баш мие… ул комада. Исән калу ихтималы бик аз… – Соң йөрәге типкәч… исән дигән сүз бит инде! Ни сөйлисез сез? – Озак вакыт һава җитмәү сәбәпле баш мие эшләүдән туктаган. Әлегә ул йокы халәтендә. Кызганыч, тик бу очракта йөрәк тибеше берни дә хәл итми… Алсу, бу кайгыны йөрәгенә сыйдыра алмыйча, сыгылып төште. Гөлнур аны юатырга тырышты. – Кичер мине, Алсу, – диде ул аның каршына тезләнеп. – Ничә еллар буе мин сезне дошманга санап йөрдем, үпкә сакладым. Бүген генә үземнең хаксыз булуымны аңладым. Игезәк улларымның үлемендә беркемнең дә гаебе юк, гомерләре шундый кыска булган, күрәсең. Әйе, томыш барысын да үзе аңлата. Тик ни өчен шулай күңелне яралап аңлата икән ул?! Хәзер инде син мине күрә алмыйсыңдыр. Замир бит… Илнур хакына… аның гомерен саклап калу өчен… Мин моны мәңге онытмаячакмын…. – Юк, Гөлнур, – Алсу ишарәләп хатынны янына утыртты. – Сезгә тамчы да үпкәм юк. Бу хәлләрдә сезне гаепләмим мин. Улымның шундый батыр йөрәкле булуы белән горурланам. Илнурның исән калуына сөенәм. Тик язмыш мине ни өчен шулай каһәрләде икән? Кемгә генә начарлыгым тиде икән минем? Дамир үлгәннән соң Замирдан кала беркемем дә юк бит минем. Мин бит аның хакына гына яшим. Әгәр ул үлсә…. Мин башка яши алмаячакмын… – Ул хакта уйлама, Алсу. Әйдә, бар да яхшы булыр дип уйлыйк, Замирга исәнлек телик. Кечкенә булса да, өмет бар, диде бит табиб. Ул өметне сүндермик без. Дога укып, Ходайдан Замирны саклап калуын үтеник. Ходай Тәгалә ишетер безне, ярдәм итми калмас… Гөлнурның сүзләре чынга ашты. Яшәү белән үлем арасындагы Замир икенче көнне күзләрен ачты. – Мин төшемдә әтине күрдем, – диде ул әнисенең кулын кысып тотып. – Нәкъ фотодагы төсле. «Син – әниеңнең бердәнбере. Сакла аны, минем өчен дә ярат, башка болай куркытма», — диде. Кичер мине, әнием. Мин Илнурның су буена киткәнен күрми калдым… – И, улым! Йөрәк парәм минем. Син герой – улым! Энекәшеңне үлемнән коткаргансың. Тик башка болай куркытма, яме? – Ярар, әнием. Мин сине бик яратам, – дип малай әнисен муеныннан кочып алды. Бу мизгелдә алар җир йөзендәге иң бәхетле җаннар иде… Лилия ЗАКИРОВА

