Гашыйклар көне белән! — 14 февраля 2026 г. в 16:54:41.265
Гашыйклар көне белән! Гашыйк булу үзе бәхет бит ул, Гашыйкларга дөнья түгәрәк! Иңнәренә канатлар үстереп, Очсын алар, парлап-бергәләп. Гашыйк булу яшәүгә ямь өсти, Йөрәкләрдә сөю сүнмәсен. Янсын йөрәк бәхеткә күмелеп, Ялгызлыкны гына күрмәсен! Гомер буе яратыгыз дуслар, Гашыйк булып җирдә яшәгез! Бүгенге көн бер генә булмасын, "Сөям," - диеп көн дә дәшегез! Яшен- картын котлыйм бәйрәм белән - Гашыйкларның матур бәйрәме! Сөйгәннәргә шатлык бүләк итеп, Бирегезче чәчәк бәйләме! Фарида Гарипова

