Күп нәрсәгә исем китми хәзер- — 6 мая 2026 г. в 19:30:06.640
Күп нәрсәгә исем китми хәзер- Дөнья үзе шулай өйрәтте. Ялкыннарга салып яндырды да, Кайнар күмерендә көйрәтте. Күп нәрсәгә исем китми хәзер- Дөнья үзе шулай өйрәтте. Һәммәсе дә кирәк булды микән- Күпме йөкне миңа сөйрәтте. Күпме тарттым, шулай кирәктер, дип Җилекләргә кадәр суырып. Ялкыныннан алып, бозга атты - Җаннарымны алды куырып... Аңлаганда бик соң була икән- Мөмкинлек юк кабат яшәргә. Башкачарак итеп, дөнья көтеп, Күк күкрәтеп кабат яшьнәргә... Гүзәлия Исламова.

