Күңелегез түрләренә — 20 апреля 2026 г. в 07:36:32.613
Күңелегез түрләренә Кояш элегез! Якты мизгелләрдән торсын Туар көнегез! Шау-гөр килеп чәчәк атсын Тормыш гөлегез! Мизгел кебек гомерләрнең Кадерен белегез! Елар чакта елмаегыз, Ихлас көлегез! Татлы өмет-хыяллардан Күпер үрегез! Ай-йолдызлы , имин булсын Һәрбер төнегез. Бер шатлыкны ике итеп Бүлә белегез! Колач җәеп көтеп торсын Сыйлы түрегез! Ымсындырып торсын һәрчак Яшәү серегез! Гөлчәчәк Садретдинова

