Тормыш юлы сикәлтәле — 6 июля 2026 г. в 17:34:55.334
Тормыш юлы сикәлтәле Үтелми абынмыйча. Сукмаклары урау-урау Сүтелми егылмыйча. Үткән чакта артыңнан Этеп егучылар бар. Әйтерсең лә тормышның Үтәр сукмаклары тар. Егылганда көлемсерәп Караучылар бихисап. Гүя синдәй абынучы Ялгышканнар юк сыман. Кире торып басар өчен Кем сиңа кулын сузды? Җылы сүзен жәлләми Иңеңә кулын куйды? Тормыш менә шулай итеп Үз кагыйдәсен кертә. Яхшыны яманлыктан Аерырга өйрәтә. Тормыш юлын үткән чакта Абынсак иде сирәк. Абынганда кулын сузар Яхшы кешеләр кирәк! Гөлзадә Сафина

