Узең булып кал. — 8 сентября 2026 г. в 15:11:16.252
Узең булып кал. Көнләштереп яшә башкаларны, Сиздермә син,авыр булса да. Күңел касәләрең тулып ташып, Түгелергә инде торса да. Эч сереңне бушатасың килсә, Чыгып сөйлә искән җилләргә. Үз телеңә үзең хуҗа бит син, Ирек бирмә гайбәт сөйләргә. Хәлең ничек диеп сорасалар, Бар да әйбәт диген, зарланма. Йөрәк яраларын кузгалтсалар, Борыл да кит артка карама. Егылсаң да, күрсәтмә син аны, Сөендермә дусны,дошманны. Яхшы гамәл кылып яшә әле, Куып тарат начар уйларны. Тормыш булгач,була төрлесе бит, Була агы, була карасы. Шушы юллар аша сөртенмичә, Горур атлап алга барасы. Алсу Гарифуллина.

