Кеше тикшерергә яратмыйм мин,
Кеше тикшерергә яратмыйм мин, Тикшергәннәр, әйдә, тикшерсен. Күпләр әйтә миңа, җирдә түгел, Син, әйтерсең, күктә яшисең. Дөресе дә бәлки шулайдыр ул, Хыял диңгезендә йөзәм мин. Дөнья мәшәкатен хыялдагы Мизгелләрем белән бүләм мин. Эчке дөньям минем - бер могҗиза, Мин керәм дә шунда адашам. Күңелемдә ургый моң чишмәсе, Шул моңнарым белән серләшәм. Кешеләрдә минем эшләрем юк, Бәхет кенә телим аларга. Ничек булса, шулай кабул итәм, Һәм сөенәм дусларым барга. Барча-барчабызга Аллаһыбыз безнең Бүләк итсен бәхет төргәген. Юлларымда һәр очраган кеше- Ул бит миңа Аллаһ бүләге. Рүзилә Гатауллина