Вакыт чаба, без чабабыз — 1 октября 2026 г. в 11:45:37.395
Вакыт чаба, без чабабыз Абынып, сөртенәбез. Вакыт үтте, шөкер, диеп, Күңелдән сөенәбез. Көн үтте дип, шатланабыз, Тирә-якны күрмичә. Артта калды, шөкер, диеп, Алдагысын белмичә. Гомер үтсә борчылабыз, Килә яшәп каласы. Вакыт белән көннәрне дә Беразга туктатасы. Тотып булмый вакытларның, Көннәрнең дилбегәсен. Алдан да белә алмыйбыз Ходай ниләр бирәсен! Гөлнур Камал-Ибраһим