Кешенеке кешнәктә шул,
Кешенеке кешнәктә шул, Үзеңнеке — үзәктә. Үз хәлеңне сөйләп булмый Арттырып та, бизәп тә. Кешенекен сөйләп булааа Кушып бераз суын да, Үзеңнеке кереп тула Һәр күзәнәк, буынга. Аякларның хәлен ала, Һавалар була җитмәс, Сынауларның җитдиләре Мәңге күңелдән китмәс. Кешенекен тыңлыйсың да Онытасың иртәсен, Үзеңнекен еллар буе Йөрәгеңдә йөртәсең. Кеше хәлен кеше белми, Тыңласа да оныта, Үз башына төшкәч кенә Хәсрәт кичә, ут йота. Гөлара Шәрипова