АШЫКМЫЙМ
АШЫКМЫЙМ Мин хәзер алай ашыкмыйм, Салмак кына атлыймын Сукмагымны нык булсын дип, Кабат-кабат таптыймын Уйлап атлыйм адымнарны, Бары тик санап кына Адашмаска тырышамын, Сукмакны карап кына Бер ашыгыр җирем дә юк, Артымнан кауламыйлар Элеккедәй этләре дә Өрмиләр, таламыйлар Мин барам үз сукмагымнан, Кешедә юк эшем дә Сөйләгәннәр сөйли инде, Ишетмимен берсен дә Җитәр, булды! Ашыкмаска Ант иттем мин бүгеннән Күп нәрсәне югалтканмын, Куркып кеше сүзеннән Мин ашыкмыйм, салмак кына Атлыймын үз эземнән Бу тормышта күп нәрсәләр, Тора икән үзеңнән! Рушания Ахмадуллина(Чанышева)