Тормыш ул - мәңгелек корылыш...
Тормыш ул - мәңгелек корылыш... Кеше гомере... Шушы гомернең күпмедер өлешен , үзеңә тиң яр табасы, кешечә матур итеп яшисе, гаилә корасы, балалар тәрбиялисе, үз юлыңны, тормышта үз кыйблаңны табасы килә. Шулай үтә икән гомер. Ә бермәл артыңа әйләнеп карасаң, гомер үтеп тә киткән... Әйе, тормыш ул – мәңгелек корылыш. Алда, барысы да алда, дип яшисең. Алда бәхет таңы, алда шатлык, матур тормыш көтә кебек тоела. Алда беркайчан да югалмый торган нәрсәне эзләү проблемасы. Ә югалмый торган нәрсә ул, әлбәттә, тормышта – үз юлыңны табу, изге эш - гамәлләр кылу. Янәдән яшьлегемә кайтып, күңел дәфтәрен барлыйм. 80 - еллар.Туган мәктәбебезгә кайтып төштек. Үземнең сыйныф җитәкчем, остазларым... Алар безне колач җәеп каршы алдылар. Ачык чырай, якты йөз. Адәм баласына ныклап торып эшчәнлек юлын башлап җибәрергә тагын ни кирәк? Сүз дә юк, белем, аны тормышта куллана белү кирәк. Шушы остазларым белән тәҗрибә уртаклаша - уртаклаша, авырлыкларны җиңә - җиңә, алар ярдәме белән тиешле югарылыкка күтәрелгән мөгаллимә мин. Тормышыңны мәгънәле итеп кору – һәркем күтәрелергә тиешле биеклек. Бу биеклек минем өчен гади бер укытучы булып хезмәт итү булды. Дүрт дистә ел буе балалар күңеленә салынган гомумкешелекнең асыл сыйфатларын табып, аны су сибеп үстерүдә үземнән күпмедер өлеш кертеп яшәргә тырыштым. Сүз дә юк, шәхес тәрбияләү бер укытучы хезмәте генә түгел. Әти - әни, әби - бабай, тәрбияче, бер төркем укытучыларның тулаем хезмәт җимеше. Ничек кенә булмасын, укытучының гомер озынлыгы шуның белән үлчәнә торгандыр. Шәхес тәрбия кылу өчен, минут, сәгать, атна, айлар гына түгел, ә дистәләгән еллар буе акыл хезмәте түгәргә кирәк. Әмма бу эш мине куркытмады, бары сөендерде генә. Күбрәк эшләгән саен, ныграк уйланасың. 80 - 90 еллар... Көн димәдек, төн димәдек, мәктәптән кайтып кермәдек. Хәтерләсәгез, дуслар, авыл җирлегендә ул вакытта балалар күп, сыйныфта 25 - 30 ар бала. Араларында нинди генә сәләтлеләре юк. Җырга - моңга, биюгә, укуга дисеңме? Ул олимпиада, бәйге, конференцияләр... Сәләтле балалар белән авыл сәхнәләрендә спектакль куюлар дисеңме? Хәтта сәләтле балаларның авыл сәхнәсендә бенефисларын да үткәргән вакытлар булды. Хәзер уйлап утырам да үзебездә, булган энергиягә таң калам. “Каян килде микән безнең буын кешесенә шуның хәтле көч?” – дип уйлап куям... Я , әйтегез бу бәхет түгелмени, дуслар? Ә хәзер... Авылда балалар калмады диярлек, бушап калды мәктәпләр. Бик аяныч... Клара Гайнутдинова