Бар дөньяны кочу мөмкин түгел,
Бар дөньяны кочу мөмкин түгел, Сыя диме дөнья кочакка? Һәркем үз сабыен үзе кочса, Бар дөньясы якты шул чакта. Кешелекне сөю нәрсә соң ул - Бүленмидер сөю меңнәргә. Якыннарын һәркем чын яратса Җитми калыр сөю сирәккә. Бар галәмгә чәчәк сибеп булмас, Орлык тузар кибеп көлләргә. Үз бакчаңны күмсәң чәчәкләргә Бар галәм дә булыр гөлләрдә. Зур Җир шарын беркем җылыталмас Кысып алып ике кочакка. Җылы булыр, ялкын саклый алсаң Үзең яккан якын учакта. ..гөрләп үсәр гөлләр, сөю сибәр күзләр - дөнья булыр гүзәл шул чакта... Лилия РƏ