Очрашуга килгән яшьлегем. — 3 октября 2026 г. в 16:16:57.403
Очрашуга килгән яшьлегем. Бүген шундый матур бер төш күрдем, Очрашуга килгән яшьлегем. Кара - каршы басып, озак тордык, Куркытырмын дидем, дәшмәдем. Уяндым да, бер - бер артлы үтте, Күз алдымнан үткән елларым. Шул үткәнне уйлап, уйландым да, Күңелем тулып, сагынып еладым. Их, кайтасым килеп китте шул чак, Яшьлегемә кире әйләнеп. Башларыма төрле уйлар килде, Бер - берсенә тезелеп, бәйләнеп. Кайтарасым килде үткәннәрне, Вакытларны куеп туктатып. Мөмкин булса әгәр, бүгенгемә Кайтыр идем бераз соңлатып. Тиз үтә шул көннәр, айлар, еллар... Мизгел кебек кенә бу вакыт. Шул вакытны үтми торсын, диеп, Сәгатъне дә булмый туктатып. Матур яшьлек – бездә кунак кына, Күрмисең дә кайчан киткәнен. Аңламыйсың ... һәр үткән көн синең Гомер йомгагыңны сүткәнен. Төшләремдә күргән яшьлегемне, Өннәремдә уйлап сагынам. Андый матур, саф һәм самими Булган чаклар башка юк сыман. Тик шулай да, һәрбер мизгелнең бит Була инде төрле чаклары. Күңелемә бер рәхәтлек өсти, Бүгенгемнең матур яклары. Яшьлек вакыт – тиле вакыт диләр, Үткән инде тиле чакларым. Бүгенгесе миңа кадерлерәк, Ә яшьлекне... Ә яшьлекне истә саклармын. Гүзәл Галимова.