Тормыш аты.
Тормыш аты. Их, тыярга, “ Тормыш “, дигән атның, Тезгененнән бераз тарттырып. Кире борып үткән юлыбызга, Кайтып булса иде чаптырып. Кысыбырак тотып дилбегәсен, Чапкан чакта гомер атында. Бераз туктап ял итәсе иде, Җиде юлның җиде чатында. Чабып түгел, атлап барса иде, Без үтәсе олы юллардан. Үз җаебыз белән барыр идек, Килсә әгәр безнең куллардан. Урап узар идек юлыбызның, Сикәлтәле, таулы үрләрен. Җырлый-җырлый гына үтәр идек, Туры барган тигез җирләрен. Туктатып ла булмый тормыш атын, Безнең кулда түгел дилбегә. Шуңа күрә гомер агышлары, Исеп үткән җитез җил генә. Гүзәл Галимова