Дөнья бер калачак бездән дә
Дөнья бер калачак бездән дә Хәтерләр кала ул юктан да, Күңелләр була ул әздән дә. Авыр сүз әйтешмик, туганнар, Дөнья бер калачак бездән дә. Гомернең еллары тиз уза, Ни калыр без киткәч бизмәндә? Мал бүлеп яшәмик, туганнар, Дөнья бер калачак бездән дә. Сез кирәк шатлыклар бүлгәндә, Кайгылар үзәкне өзгәндә. Дус булып яшәек, туганнар, Дөнья бер калачак бездән дә. (Роза Файзуллина)