Гомернең елларын салам да учакка, — 27 марта 2026 г. в 09:52:17.643
Гомернең елларын салам да учакка, Язмышка эндәшәм, кысып бер кочакла! Еракта калса да яшьлегем үткәндә, Елларым суырып битемнән үпкәндә. Гашыйк булам көн дә тормышның үзенә, Шөкер итеп туймыйм үтелгән эземә. Шатлык белән бергә җитәкләшеп кенә, Яп- яшь булып җирдә гел яшисе килә. Яшь әле мин, димен, күңел бит ашкына, Ялан тәпи чабам бәхетем каршына. Кире борып куям каршы искән җилне, Яшь әле мин, димен йөрәктә унҗиде. (Айгөл Вәлиуллина)(Яшь әле)(Йөрәктә унҗиде)

