«Игелек банклары» акциясе көннән-көн киңәя. Милли мәдәниятләр үзәгенең дус коллективы д... — 25 августа 2026 г. в 12:34:45.041
«Игелек банклары» акциясе көннән-көн киңәя. Милли мәдәниятләр үзәгенең дус коллективы да әлеге чарадан читтә калмады: алар Татьяна Грезинага пыяла банкалар тапшырып, изге эшкә үз өлешләрен кертте. Ә Татьяна үзенең ярдәмчеләре белән бергә 300дән артык банка тәмле өй ризыклары әзерләп, егетләргә җибәрү өчен тапшырды! 350 банка ярату, кайгырту һәм чып-чын өй җылысы турыдан-туры алгы сызыкта безне яклап торучы егетләргә юл ала.

