🎨 Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары «Ачык мәйдан» проектын тормышка ашыру буенча эш... — 31 августа 2026 г. в 09:24:54.029
🎨 Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары «Ачык мәйдан» проектын тормышка ашыру буенча эшләрен дәвам итәләр. Бүген арт-кублар милли бизәкләр, якты принтлар белән тулыландырылды. Стильләштерелгән үсемлек һәм геометрик мотивларда борынгы гармония, чәчәк ату, бердәмлек һәм буыннар бәйләнешенең символлары шифрланган. Бу бизәкләр — безнең бай мәдәни мирасыбызның матур чагылышы. ❤️ Проектны оештыручылар барлык шәһәр халкын һәм кунакларын «Ачык мәйдан»га килергә, яңа арт-объектларны бәяләргә, фотолар ясарга һәм иҗади атмосфера белән рухланырга чакыра!

