Кабере юк. Үлмәс исеме бар! — 4 сентября 2026 г. в 15:03:38.733
Кабере юк. Үлмәс исеме бар! Бүген, 4 сентябрьдә, Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган Мөҗәһит Хәйретдиновны Төрекмән халкы зур хөрмәт белән искә алды. 1944 елның нәкъ менә шушы көнендә ул фашист төрмәсендә җәзалап үтерелә. Митингка җыелган кунакларга Октябрь Латыйпов мөрәҗәгать итте. - Ватаныбыз азатлыгы хакына соңгы сулышына кадәр көрәшкән якташыбыз дошманга каршы кулына корал тотып кына ташланмый, ул үткер каләмен дә штыкка әверелдерә. Мөҗәһит Хәйретдинов полк белән командалык итә, яралана һәм әсирлеккә эләгә, ләкин ул немец илбасарлары алдында баш ими... Аның турындагы якты хатирә якташларыбыз йөрәгендә яши, һәм бу истәлек яшьләрдә дә сакланырга тиеш, – диде хакимият башлыгы урынбасары буыннар күңелендә Мөҗәй, шул исәптән меңләгән фронтовикларның тыныч тормыш өчен кылган батырлыкларны яңартып. Чарада Мөҗәһит Хәйретдинов исемендәге премиягә конкурста катшучылар бүләкләнде. Митингның тагын бер яшь кунагы – Мөҗәһит Хәйретдиновның туганының оныгы Алим Садыйков. Күрше Татарстанның Сарман районыннан ук килгән кечкенә малайның саф татар телендә горур тавыш белән батыр туганы турындагы чыгышы беркемне дә битараф калдырмады. Садыйковлар гаиләсенә истәлеккә Хәйретдиновларның шәҗәрә агачы бүләк ителде. Ахырда герой якташыбыз истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде. «Нур» клубы ишек алдындагы һәйкәл итәгенә чәчәкләр куелды.

