👑«Кряшен чибяре-2026» финалисты — ✨СОФИЯ САМОЙЛОВА — 28 июня 2026 г. в 09:01:00.371
👑«Кряшен чибяре-2026» финалисты — ✨СОФИЯ САМОЙЛОВА 🗓Туган көне: 6 июнь, 2010 ел. 📍Кайдан: Тукай районы, Мәләкәс авылы 🏫Уку/эш урыны: 10нчы класста укый ❤️🔥Девиз: авырлыклардан куркып, артка чигенмә, алга бар, сине уңышлар көтә. ⚡️Хобби: «Питрау» балалар фольклор ансамбленә йөри; «Яшьлек» бию коллективында шөгыльләнә; «Супер Кряшен» КВН командасында уйный. ✅Конкурста катнашу максаты: керәшен бай мирасына тагын да якынаю, аны өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру. 🫶Бердәмлек нәрсә? Уртак максатларга ирешү өчен көчләрне берләштерү. Дуслыкта, ярдәмләшүдә һәм аңлашуда, аеруча катлаулы чакларда бер-береңә терәк булуда. 🌻Керәшен хатын-кызы... бу дөньяның матурлыгы, аны табигать аерым наз белән яраткан. Ул — таң алды нуры, әле төшке кояшка әйләнмәгән, ләкин инде яктылык бүләк иткән. 📸Фото: Эльмира Шрыкова

