🏤Бирдебәк авыл клубында бүген бик җанлы һәм игелекле чара узган.
🏤Бирдебәк авыл клубында бүген бик җанлы һәм игелекле чара узган. 💫Евдокия Толстова җитәкчелегендә авыл хатын-кызлары бергәләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрегә ярдәм йөзеннән 🍵өй токмачы кискәннәр🫶 «Һәр киселгән токмачта — безнең җылы, егетләребезнең исән-имин әйләнеп кайтуларын теләгән теләкләребез. Бу изге эштән читтә калмыйча, ярдәм кулы сузган һәркемгә чиксез рәхмәтлебез! Николай Толстовка һәм Петр Маловка, ә Ирина Мустафинага кирәкле продуктлар белән ярдәм иткәне өчен зур рәхмәт. Мондый кешеләр булганда, без бердәм һәм көчле!», — ди Бирдебәк клубы җитәкчесе Евдокия Григорьевна. Авылдашларның бу эшенә 🏛️Петербургтан кунакка кайткан Раиса да катнашкан🙌