Котлыйбыз! 💐 — 12 июля 2026 г. в 07:30:33.589
Котлыйбыз! 💐 Бүген, Питрау бәйрәме көнне, Республика керәшен оешмасының "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге җитәкчесе Игорь ШРЫКОВның туган көне! 🎉🎁 Игорь Валерьевич яшьләр арасында абруйлы лидер. Халык традицияләрен, гореф-гадәтләрен заманча һәм отышлы алымнар белән яшьләр арасында популярлаштыра. Аның җитәкчелеге астында "Керәшеннәр КВН командасы" 3 тапкыр республикада чемпион булды. "Туым Жондозы", "Айбагыр" этнолагере, "Кряшен чибяре" һәм башка бик күп проектларга яшьләрне тартып, уңышлы эш алып баралар! Игорь Валерьевичны туган көне белән котлап, нык саулык, гаилә иминлеге, эшләрендә зур уңышлар телибез! ❤️

