Менделеевскиның Сәйтәк авылы волонтерлары ярдәм әзерләү эшен туктатмый👍 — 3 августа 2026 г. в 18:24:12.354
Менделеевскиның Сәйтәк авылы волонтерлары ярдәм әзерләү эшен туктатмый👍 Маскировка🪢 челтәре үрү — авыл халкының Җиңү өчен керткән кечкенә генә, ләкин бик мөһим өлеш. 💬«Бүген без тагын бер зур эшне башкарып чыктык — 6га 3 метрлы маскировка челтәрен үреп бетердек. Бу гади генә тукыма кисәге түгел, ә егетләребезнең гомерен саклап калу өчен махсус ысул. Аны ясаганда һәр төенгә, һәр тасмага үз җылыбызны, теләкләребезне салдыk. Куллар арыса да, күңелләрдәге ут сүнми — без барыбыз да бер максат белән яшибез», – дип язды мәдәният йорты җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина.

