🎞Ретро фото. Ылыя авылында солдатка озату — 3 августа 2026 г. в 12:04:29.321
🎞Ретро фото. Ылыя авылында солдатка озату Язгы-көзге чакырылыш җитү белән, авылларда яшь егетләрне армия сафларына озату мәшәкатьләре башлана иде элек. Әлеге фотоларны Эльвира Кузнецова җибәрде✉️Анда Мамадышның Ылыя авылында солдатка озату сурәтләнгән. Егет яшәгән йортка авыл яшьләре, туганнар җыела иде. Авылдашлар белән урам әйләнүләр дисеңме. Кызлар егетләргә матур итеп кулъяулыклар чигеп, яхшы теләкләр теләп, матур җырлар җырлап калалар иде. Кечкенә генә Ылыяда да күпме кеше яшәгән. «Военкомат ишек алдын Таптамам дигән идем, Туып-үскән авылымны Ташламам дигән идем" "Военкомат ишек алдын Таптарга туры килде. Туып-үскән авылымны Ташларга туры килде...»

