⚜️«Әбиләр сандыгы – халык хәтеренең көзгесе»⚜️ — 2 августа 2026 г. в 09:01:01.042
⚜️«Әбиләр сандыгы – халык хәтеренең көзгесе»⚜️ 🌾Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылында яшәүче Ольга Шупшина үзенең язмасында халкыбызның иң кадерле хәзинәсе – борынгы 🌻мирасыбыз турында сүз кузгаткан. 💬«Керәшеннәр – үз тарихын, гореф-гадәтләрен күз карасыдай саклый торган халык. Безнең өчен әбиләребезнең тузанлы сандыклары – гади генә әйберләр салып кую урыны түгел, ә чын хәзинәләр тупланган серле дөнья. Анда сакланган һәр әйбернең үз тарихы, үз җаны бар. Бүген без шул сандыкларны ачып, йөз елдан артык тарихы булган киндер күлмәкләргә кагылабыз, әбиләребезнең нәфис тәңкәле бизәнү әйберләрен, сырга-алкаларын, балдак-йөзекләрен һәм беләзекләрен кулга алабыз. Бу әйберләрне караганда, күңелгә ниндидер җылылык йөгерә, үткәннәр белән җеп өзелмәгәнен тоясың», – ди Ольга Шупшина.

