Мамадышның Юкәче авылында Бал Спасын бәйрәм иткәннәр🍯🎉 — 20 августа 2026 г. в 08:15:48.840
Мамадышның Юкәче авылында Бал Спасын бәйрәм иткәннәр🍯🎉 Чара ике зур өлештән торып, һәркемгә онытылмаслык тәэсирләр калдырды🤗 💛Бәйрәмнең беренче өлеше — «Бал исе тулган һавада» дип аталган. 💬«Ул Бал Спасына багышланды. Кунаклар бу көннең тарихы белән танышып кына калмадылар, ә төрле кызыклы викториналарда, конкурсларда актив катнаштылар. Бигрәк тә «Аю белән бал кортлары» уены балаларны да, олыларны да бердәй җәлеп итте. Бәйрәм истәлеге итеп, һәркемгә «Умартачының 5 файдалы продукты» дигән файдалы белешмәлек бүләк ителде», — дип сөйләде Юкәче клубы җитәкчесе Нина Сәлимуллина. Икенче өлеш исә, «Җыр-биюгә урын түрдә» дип аталып, чын халык бәйрәме рухында үткән. Авыл халкы «Наза», «Күперле», «Чүпләм» кебек борынгы уеннарны искә төшергән, җирле талантларның моңлы җырларын тыңлап, биеп күңел ачкан. 💬«Бәйрәмнең финалы бик җылы төс алды: кунаклар бәйрәмчә бизәлгән зур өстәл артына җыелып, яңа аертылган бал һәм кайнар коймаклар белән чәй эчтеләр. Бу көн авылдашларны бер-берсенә тагын да якынайтып, күңелләргә күтәренке кәеф өстәде», — ди Нина Сәлимуллина.

