Кичә, 19 августтан Урта Спас – Алма Спасы башланды. Ул икенче спас🍎🍎🍎 — 20 августа 2026 г. в 06:01:02.929
Кичә, 19 августтан Урта Спас – Алма Спасы башланды. Ул икенче спас🍎🍎🍎 Җәйне озату да Алма Спасыннан башлана. Кичләрен җылы китә, суык була. Алмаларны ашарга ярый башлый. Бу көнне алмага хуш исле тәм керә, дип саныйлар. Урта Спаста алманы агачыннан өзеп ашарга ярый. Икенче Спаска кадәр алма ашау зур җазык булып исәпләнгән. Шуңадыр да аларның тәме — телең йотарлык булып тоелган! Алмаларны чиркәүгә алып барып аруландырып кайталар. Балаларын югалткан аналар бу көнне аларның каберләренә алма алып килгән. Әгәр анасы икенче Спаска кадәр алма ашап карамаса, аның теге дөньядагы баласы бу көнне җәннәт алмаларын ашый дип саналган.

