«Кряшен чибяре-2023» титулы иясе Анжелика Павлова кияүгә чыкты ❤ — 1 сентября 2026 г. в 14:16:53.971
«Кряшен чибяре-2023» титулы иясе Анжелика Павлова кияүгә чыкты ❤ Карендәшләребез арасында тагын бер матур гаилә барлыкка килде 🌸 «Кряшен чибяре-2023» бәйгесендә җиңү яулаган, Теләче районының Субаш авылы кызы Анжелика Павлова белән Балык Бистәсе районының Алан-Полян егете Равил Федотов үзләренең язмышларын бәйләделәр. Яшьләр бер ел ярым очрашып йөргәннән соң, быел җәй үзләренең мәхәббәтләрен законлы рәвештә ныгыттылар ❤️ Анжелика — һөнәре буенча медицина хезмәткәре. Ул Казан медицина колледжын тәмамлаган һәм бүгенге көндә халык сәламәтлеге сагында тора. Аның сөеклесе Равил да исә җаваплы һөнәр иясе — ул Казан шәһәрендә янгын сүндерү хезмәтендә эшли. Икесе дә үз эшенең остасы, максатчан һәм тырыш яшьләр. Аларның гаилә тормышлары да шундый ук якты, имин һәм бәхетле булсын. Яшьләргә тигез гомер, мәхәббәт һәм гаилә бәхете телибез! Фото: гаилә архивыннан

