КОТЛЫЙБЫЗ! 👏🏻 — 1 сентября 2026 г. в 10:35:00.614
КОТЛЫЙБЫЗ! 👏🏻 Мамадыш районының Усали урта мәктәбенең тарих укытучысы Лидия Семеновна Константинова югары дәүләт бүләгенә — Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «Мәгариф отличнигы» күкрәк билгесенә лаек булды.🌺 Бу бүләк — Лидия Семеновнаның күпьеллык намуслы хезмәтенә бирелгән лаеклы бәя. Ул үсеп килүче буынны тәрбияләүгә, мәдәни традицияләребезне саклап калуга һәм яшь буынга һөнәри остазлык серләрен өйрәтүгә зур өлеш кертә. Карендәшебезне бу истәлекле вакыйга белән чын күңелдән котлыйбыз, алдагы эшләрендә дә зур уңышлар телибез!

