Мәлки педагоглары дәүләт бүләкләре алды ❤️ — 4 сентября 2026 г. в 09:05:01.839
Мәлки педагоглары дәүләт бүләкләре алды ❤️ 27 август көнне район мәдәният йортында Кайбыч районы мәгариф хезмәткәрләренең еллык август конференциясе узды. Яңа уку елы алдыннан узган чарада нәтиҗәләр ясалды, 2026-2027 уку елына актуаль бурычлар билгеләнде. Конференциянең иң күңелле өлеше — мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды. Мәлки Балалар бакчасы мөдире Надежда Петровна Гүбеева намуслы хезмәте һәм мәгарифне үстерүгә керткән өлеше өчен ТР Дәүләт Советы депутатының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, ә тәрбияче Татьяна Анатольевна Новикова мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен ТР күкрәк билгесенә лаек булды. Фото Мәлки балалар бакчасыннан.

